| 
                    
                        
                    
                 
 | «Мин ышанмыйм әле үлүеңә...»Мин ышанмыйм әле үлүеңә, —Юл юк әле аңа күңелдә:
 Күрешербез күк тагын.
 Аһ, ничек мин сине юксынырмын,
 Ераклашкан саен бүгеннән,
 Ераклашкан саен.
 Ачса иде миңа үткән гомерАчылмаска япкан капкасын,
 Ачса иде.
 Син үләсе көнне күрмәс өчен,
 Китәр идем шунда ташлап барын,
 Китәр идем.
 Шулай итте мине юксыну,Менә шулай итте.
 1955 |