Көнне — илгә, ә шигырьгә бары
Төнне генә биргән елларда,
Уртак иде безнең һәрбер учак
Тукайлардан калган кырларда.
Менә тагын синең яныңда мин,
Мәйдандагы Муса янында.
И, ничек син үскән, үзгәргәнсең
Утлар аша үткән чагында!
Ә шулай да — таныйм,
Бу — син, Җәлил.
Нәкъ үзең күк синең сурәтең
Тик күлмәгең... үзең әйткәнчә үк...
Кан эчендә калган, күрәсең.
Күлмәгеңне, — чылбыр өзгән җирдә,
Кан эчендә калган күлмәкне, —
Илләр аны дөнья күләменә,
Биегенә талның күтәрде!
Карый да Ил
Һәйкәлеңә, Җәлил,
Үзен күрә синең төсеңдә.
Ул да шулай — кулын бәйләтмичә
Гомер итә бу җир йөзендә.