Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Хәсән Туфан

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Агыла да болыт агыла

Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр,
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
Агыла да болыт агыла...

Нәрсә әйтсен: берни белми ул,
Хәбәре юк минем йөрәктән.
Мине бары чылатып үтте
Кукурузлар белән беррәттән...
Нәрсә әйтсен: берни белми ул.

Роман кебек күңелле син, юл!
Азмы синдә гомер уздырдым,
Ничә кием чабата синдә,
Ничә кием итек туздырдым!
Роман кебек күңелле син, юл!

Ә син, яңгыр, искә төшермә
Итегемнең ничек икәнен...
Яланаяк килдем дөньяга,
Шулай гына, бәлки, китәрмен.
Ә син, яңгыр, искә төшермә!

Зират бит ул сабантуй түгел,
Нигә анда киенеп китәргә?
Бу дөньяның бер пар итеген
Нигә юкка әрәм итәргә?
Зират бит ул сабантуй түгел.

Агыла да болыт агыла
Таулар аша Казан ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
...Агыла да болыт агыла...