|
|
Суккин сын
Бүген гүя миңа бик кирәкле Кеше кебек ашыга-ашыга, Галошларың салмый, ни дип инде Килеп кердең, атаң башына?!. Беренче, Үзең белән салкын алып кердең; Икенче, Уйларымны бүлдең; Өченче, Ник килдең? Син сөйләгән тормыш авырлыгын Сизми йөрим диеп белдеңме, Шуны сөйләп, бераз минем янга Сүгнеп чыгар өчен кердеңме?.. Син авырлык күрми-нитми генә, Атаң башын төзмәк телимсең!.. Аз-маз гына кулың эшкә тисә, Шайтан кебек сүгнеп йөрисең. Әгәр Папиросың юкка сүгнеп йөрсәң, Менә папирос! — Авызың тыгылсын! Бу килүең ләкин соңгы булсын, Башың сынсын, Килмә артык миңа, суккин сын!
|