Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Милиционер
Урам шундый матур... Эх син, милиционер! Ап-ак карлар ява башыңа, Мылтыгыңны тотып, әкрен генә, Кар каплаган урам ташына Басып йөрисең син... Тәңкә карлар, Төнге аксу карлар, Маңгаеңа кунып үбәләр... Еллар, Матур еллар, шаулый-шаулый, Урамнардан ашыгып үтәләр. Мин дә урамнардан йөрим. Болай Эч пошканнан Карап йөрим шәһәр кешеләрен, Марҗалары этләр тагып йөри, — Ә беләсең, иптәш милиционер, — Яратмыйм мин шәһәр этләрен... Ничек уйлыйсың син, Ул этләрнең барсын, барсын да, Таяк алып тотып, кычкырттырып, Кыйнап йөрсәм синең каршыңда... Ябып куярсың шул, Ансын беләм, — Син урамда тәртип саклыйсың, Кыйнаучыны түгел, Һәрбер кыйналганны яклыйсың... Газетка да берәр милиционер кую кирәк иде, Югыйсә, Безне артыгырак сыйлыйлар, Тәнкыйтьчеләр дигән сукбайлар бар, Көн аралаш тотып кыйныйлар...
|