|
|
Мулла Чемберлен
«Азгын хан кулында һәлак була Ислам кебек туры, хак бер дин, Коткарырга кирәк, җәмәгать!» — дип, Вәгазь сөйли мулла Чемберлен! — «Бөтен көчне куеп маташыгыз, Дин-шәригать җирдән бетмәсен, Ичмасам, ди, аерып алу кирәк, Җәләлабад дигән өлкәсен! Ул өлкәне генә булса да сез Динсезлектән саклап калыгыз, Менә юллык сезгә, изге сәфәр, Әфган илләренә барыгыз».
|