Их Абдулла, булыр микән Акылланыр көннәрең? Ял иткәндә ял итмисең, Азып үтә төннәрең. Иртә белән юлга чыккач, Йоклый-йоклый барасың; Бозау кебек ава-түнә Һаман артта каласың... Тәмәке тартканны күрсәң, «Сорок» сорап аласың, Очын да өзеп ташламый, Авызыңа кабасың... Их Абдулла, булыр микән Акылланыр чакларың? Бөтен полкта синнән начар Армеецны тапмадым.
Йөргән чакта сулышыңны Аузың белән аласың, Шуның өчен дүрт чакрым да Бара алмый арасың... Атнада бер битең юсаң, Анда да белдертәсең, Кеше сөлгесенә, алып, Йөзләреңне сөртәсең...