Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Һади Такташ

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Иптәшләр

Беребезгә бербез нинди охшаганбыз —
Икебез дә соры шинельле,
Икебез дә шундый күңелле...
Син көләсең, миңа карыйсың да,
Ә мин, тиле,
Кочакларга әзер үзеңне,
Танышлар да түгел үзебез,
Ләкин синнән
Ала алмый карыйм күземне.

Нинди охшаганбыз,
Ничек охшаганбыз,
Бертуганнар дисәң,
Мин Тамбовтан, ә син —
Казан артыннан;
Мин бер мишәр улы, кыргый үскән,
Ә син
Күрше чуваш халкыннан...

Нинди охшаганбыз бер-беребезгә, —
Икебез дә соры шинельле,
Киемнәр дә бер үк, теләкләр дә,
Бер үк хисләр чолгый күңелне.
Аерылганда миннән,
Туганыңнан
Аерылган күк моңсу калырсың;
Илне саклау өчен чакру килсә,
Беләм,
Мин беренче барсам,
Син миннән дә элек барырсың.
Терсборлар беткәч, өйгә кайтсам,
Мин әнкәйне рәнҗеп үбәрмен:
— Ялганладың, әнкәй, улым өч кенә дип,
Мин гаскәрдә
Миллионнарны күрдем, диярмен.

Терсбор — территориальный сбор.