|
|
Мәскәү-Лондон сөйләшә
Лондон: Нинди хәбәрләр бар анда сездә, Карлар эреп, җирләр киптеме? Бессарабия шулай кулыгыздан Бөтенләйгә инде киттеме?
Мәскәү: Бездә, мистер, эшләр әйбәт хәзер, Матурланып килә һавалар! Ә сон сездә? Шанхай тирәсеннән Ни дип әле сезгә язалар?..
|