|
|
|
|
|
|
|
|
|
Һади Такташ |
|
|
|
«Инде бу кырларда...»Тамбов урманнарын ташлап китәм, Чикләнәлми минем теләгем, Мәңгелеккә, беләм, мине моннан Алып китә бунтарь йөрәгем!.. Сау булыгыз, кырлар, Хәзер инде Минем күңлем шәһәр кулында; Бәлки, соңгы кабат шул урында, Авылым! — Уйлыйм синең киләчәгең, Бәхетле көннәрең турында... — Киләчәктә синең урманыңны Яман куллар урлап кисмәсләр, Малайларың синең, безнең кебек, Кыяр, шалкан урлап үсмәсләр... Киләчәктә синең кәҗәләрең Кеше бакчасына кермәсләр, Тәүфыйкланыр инде этләрең дә, Чалбар төбен кабып өзмәсләр... «Парча» суларың да куермыйча, Уймакланып ишелеп аксыннар, Уңган киленнәрең бер-бер артлы Алма кебек уллар тапсыннар!.. Авылым! Инде синең урамыңда Чикләнәлми минем теләгем, Мәңгелеккә, беләм, синнән мине Алып китәр бунтарь йөрәгем... Соңгы сәлам сезгә, дус карчыклар, Комсомоллар! |
|
|
|