Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Һади Такташ

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Провокатор

Хөкем бара.
Совет законнары суд залында
Һава  ярып   яңгырап   китәләр,
Аны бүген хөкем итәләр.
Суд алдында чәче көмешләнгән
Чал бер карчык, яшьле күзләрен
Сөртә-сөртә залның йөрәгенә
Каннар белән яза сүзләрен:
— Бәхетле мин...
Әйе, үләр көннәремдә
Очраттым мин аны тагын да,
Ләкин охранкада түгел,
Менә монда —
Хөкем залында!..
Очраттым мин аны!
Бишенче ел иде... Минем ирем
Козлов фабригында чагында,
Ул һәр көнне безгә килә иде;
Ирем аны яхшы бер көрәшче,
Булдыклы бер ир дип белә иде...
Күп вакытта безнең бүлмәбездә
Собраниеләр булып үтә иде,
Качып йөргән бик күп большевиклар
Кайчак шунда кунып китә иде.
Ә беркөнне...
Төнге сәгать өчтә
Кинәт килеп ишек кактылар,
Ирем белән улым — күз алмамны —
Охранкага илтеп яптылар...
Ә бер айдан...
Алтмыш эшче белән
Икесен дә тотып аттылар!..
Алар өчен түккән күз яшьләрем
Тагын шулай җиргә агармы?
А, юк!
Беркем агыза алмас аларны.
Шул көннән соң кызым, эш табалмый,
Тәнен мәҗбүр булды сатарга,
Ана «ул» гаепле, ишетәсезме?!
Ул гаепле!
Аны хөкем итми атарга!!!

Кичерегез, күздә яшьләр тормый,
Ләкин газапланып түгел, -
Үзем дә
Белмим, нигә бүген хәзер шулай елыйм,
Ләкин йөземдә
Алар беренче кат шулай тәмле дә,
Газаплы да булып агалар!..
Шуннан соң мин аны охранкадан
Чыгып килгән чакта очраттым.
Ул күрде дә мине, туктады.
Ә соңыннан, танытмаска теләп,
Караңгыга кереп югалды.
Еллар үтте,
Үләр көннәремдә
Очраттым мин аны тагын да,
Ләкин охранкада түгел,
Менә монда — хөкем залында!

Хөкем кыска булды,
Совет законнары суд залында
Соңгы кабат яңгырап киттеләр,
Провокатор Борис Морозовны
— Атарга!
Дип хөкем иттеләр.