Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Җирдән серәбез
Мең өч йөз еллар шәрекъ күген Каплап торган тәрәт чүпрәген Яндырабыз бүген! Кемнәр каршы? — Мөәзиннәр, ишан, муллалар. Тагын кемнәр? — Сана! Кулак, нэпман, мещан чурбаннар! Әй, сез, ботка караклары! Бәлеш бүкәннәре! Яңа хәбәр сезгә — тыңлагыз! Гасырларча миллиард йөрәкләрне Чертеп килгән диннәр төрмәсен Яндырабыз! Тупка тотабыз! Елыйсызмы? Әй, сез мәсҗед бандитлары! Чебен телләр, Кабер корты — йонлы колаклар! Әй, сез, чиркәү күселәре! Базар бакалары! Кулаклар! Бүген сезгә үзегез мактап йөргән Җәннәтләргә билет бирәбез! Юнәлегез! Марш, аллагызга! Җир өстеннән сезне сөрәбез!
|