Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Карт артист
Менә карагыз минем йөзләремә, — Анда нинди юллар сызылган, Зур күзләрем эчкә кереп баткан, Ак чәчләрем ничек тузылган... Мин — карт артист; Татар сәхнәсендә Ач-ялангач килеш күп еллар Хезмәт итәм. Менә шушы юллар — Минем хезмәтемнең шаһите.
Салкын сәхнә минем йортым иде, Ертык пальто, тузган киемдә Бөтен гомрем буе хезмәт итәм. — Кемгә? Анысын белмим үзем дә... Караучылар: байлар, байбәтчәләр, Пудраларга чумган курчаклар Көлә иделәр миннән; Бармак төртеп көлә иделәр алар ул чаклар. Әрәм хезмәт, Ачлык, ялангачлык Тормыш төбенә мине ташлады, Зур теләкләр тулган күкрәгемне Үлем микроблары каплады... Менә карагызмы минем йөзләремә, — Анда нинди юллар сызылган. Зур күзләрем эчкә кереп баткан, Ак чәчләрем ничек тузылган...
Бәхетле сез. иркен яшь артистлар; Иркен сәхнә сезнең йортыгыз, Шул сәхнәдә ярлы эшчеләргә Хезмәт итү сезнең бурычыгыз!
Бирегез миңа шушы «Эшче картны»! Мин ул картны шулай уйнармын, — Чәчләрегез сезнең үрә торыр, Яшьләрегез агар, Мин дә ул карт булып зур сәхнәдә Тыела алмый үкреп елармын... Чөнки мин дә шушы эшче карттай Бөтен авырлыкны күрдем мин; Аның кебек байга хезмәт иттем, Аның кебек сөрелеп йөрдем мин... Бирегез миңа шушы эшче картны, Шулай матур итеп уйнармын. А, юк!.. Карагызчы минем күзләремә, — Анда нинди юллар сызылган, Күзләремнән үлем карый хәзер, Ак чәчләрем ничек тузылган...
|