Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Һади Такташ

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Еллар таңында

Эшсез булсаң, айга мен дә утыр,
Шуннан кара җирнең төн ягын:
Менә Азия,
Менә Европасы,
Ә бу җирдә менә атаулар,
Зур диңгезләр,
Күлләр...
Урманнар да
Күкрәп торган тимер, таш таулар..

Шәһәрләрнең түбәләрен күтәр.
Йорт башларын алып ташла.
Әкрен!
Йоклыйлар...

Төнге закон
Матур сарайларга саклар куйган,
Саклан «яман» уйдан!
— Закон!

Европада
Төндә йөргән «шикле» кешеләрне
Полициягә тотып озаталар,
Күп тә үтми, аңа
—  Коммунист, —
 дип хөкем була.
Шуннан:
Аталар...
Үсәр ачу таңы ерак диләр,
Шуның, өчен алар тынычлар,
Ишекләре бикле,
Ялан кылычлар
Ышанычлы.
Әкрен!
Йоклыйлар...
Сарайларга саклар куелган.
Саклан «яман» уйдан!
—  Закон!

Кинәт, гасырларның күз яшеннән
Бомба ясап ыргытсаң да,
Шушы йоклап яткан Европаны
Уятсаң да,
Әйтсәң әгәр:
— Ленин тере! —
 дип?..
Тынлык.
СССРнын чиге.
Менә сакчылар.
Тагын тынлык.
Тынлык өзелә.

Москва урамыннан
Шаулап үтә төнге атлылар...
Иртән беренче гыйнвар.

Урам.
Урамда
«Барабыз»лар йөри буранда.

Алгы көннәр безгә җиңү алып килә.
Шуның өчен Бүген без кичен
Декабрьның соңгы көнге битен
Календарьдан ертып ташлыйбыз.
Һәм
Үткән көннәр кире кайтмасыннар,
Үткән көннәр үлсен!
Үткәннәрне сагнып бик кирәксә,
«Тиздән үләчәкләр» тилерсен!

(Үткән көннәр безнең якты түгел,
Ләкин шәүкәт белән  алар үтелгән,
Җиде елда безгә каршы булган
Бик күп көчләр тар-мар ителгән.)
Тарих адымнары — туар еллар
Безне алып бара.
Беләбез!
Үсәр ачу таңы ерак түгел.
Шуның өчен көлә-көлә без
Иске елның канлы зур пәрдәсен
Үлем маршы белән ябабыз
Һәм
Яңа елга пәрдә ачкан чакта
Кычкырабыз:
— Долой аренадан фиргавеннар! —
Үлем каргалары, Бароннар!
Долой фашистларга маневрлар,
Зур корсаклар,
Алтын погоннар
Аренадан китсен!
Тормыш аренасы
Трибунага бу ел әйләнсен.

Катакомбаларның,
Төрмәләрнең
Канлы диварлары эчендә
Богау тавышлары шалтырый.
Һиндия, Әфган, Кытай кырларында
Кылыч шәүләләре ялтырый.
Мисыр чикләрендә шашкын туплар
Корбаннарын чәйнәп улыйлар,
Миллион коллар әкрен,
Ләкин   йөрәк   өзгеч
Моңлы тавыш белән елыйлар:
—  Ай-й-й-й...
—  Ай-й-й-й...

Европаның канлы кырларында
Окоп канаулары һаман да
Күккә карый.
Ә анда
Сынып калган куллар,
Җимерек башлар
Яңа елның таңы атканда
Аренага безне күтәрәләр!..

А, Германия!
Синең Гамбургта
Пычракка салып тапталган
Байрагыңда:
— «Без туабыз,
Алар бетәләр!»
Дигән сүзләр
Бу ел үч алырга
Аренага сезне көтәләр...

Тарих адымнары — туар еллар
Шунда алып бара.
Беләбез.
Үсәр ачу таңы ерак түгел —
Шуның өчен көлә-көлә без
Иске елның канлы зур пәрдәсен
Үлем маршы белән ябабыз,
Һәм
Яңа елга пәрдә ачкан чакта
Кычкырабыз:
— Долой
Аренадан зур корсаклар!
Тормыш аренасы
Трибунага быел әйләнсен,
Гарәптәге палач сволочьлар
Үлем дарларына бәйләнсен!!