Мин сагынам өзелеп яшь чагымны...
Тик ул чаклар минем хәтердә
Бик томанлы, бик томанлы булып калган.
Менә хәзер дә
Бик еракта, гүя бик еракта
Серле җәннәт булып күренә:
Серле җәннәт... Зәңгәр утлар янган.
Бишек элгән җәннәт түренә,
Мин тирбәләм шунда:
— «Тирбәт, әнкәй, минем бишегемне!
Очындыр бер тагын һавага!.. »
Шундый рәхәт миңа, шундый рәхәт,
Уйный-уйный иркен һавада,
Мин тирбәләм.
— «Тирбәт, апай, минем бишегемне!
Уйнат мине, назла, иркәлә;
Йокла, диген, шаян уйнар өчен
Уйганырсың тагын иртәгә!»
Бирегез миңа, бирегез зәңгәр күзле яшь чагымны.
Ах, ул чаклар шундый ерак калып,
Күм-күк томаннарга төренгән,
Төштә күргән пәри сараедай
Күрнеп тора күм-күк сөремнән.
Менә мин бер зәңгәр күзле япь-яшь бала,
Тәпи йөреп чыгам урамга,
Кулымдагы нечкә чыбык белән
Казлар куган булам урамда.
Бәбкәләрен саклап, ак ана каз
Миңа таба килә, җилкенә;
Күп тә үтми, аунап җир өстенә,
Калам усал казның иркенә...
Бирегез миңа, бирегез зәңгәр күзле яшь чагымны!
Ах! Сез бирмисез?!
Сез явызлар!.. Сез... Сез... Сез явызлар!
Минем хәсрәтемне күрмисез!..