Кем ул анда, кара шәлен ябынган да, Гөлдән үреп муенсалар тагынган да, Күбәләктәй, гөлдән гөлгә күчеп йөри Шаулап торган кырыйсыз киң карурманда? — Әминәм!— Ул туктый, тагын атлый, Бөгелеп-бөгелеп гөлләр өзә ул, Тирә-ягы гаднән гөл диңгезе — Шул диңгездә уйный, йөзә ул. Кемгә өздең, сеңлем, ул гөлләрне?
I
Син уйныйсың, ә мин шундый ардым; Өзелеп-өзелеп тыным алам да Карыйм сиңа: син бер хәят үзең Уйнап йөргән илдә, яланда. Толымнарың белән җилләр уйный, Уңга-сулга ташлый туздырып; Алар бәхетлеләр... Соң мин, соң мин нигә, Төннәр буе шунда утырып, Кул сузарга куркам?!
II
Тарат, сеңлем, озын чәчләреңне! Алар тузлып төшсен алдыңа, Шулай килешә сиңа. Су кызыдай Кил дә хәзер минем алдыма, Төпсез күзләреңне айга тегәп Утыр; күлдә — шәүләң уйнасын, Узган-барган кешеләр туктап карап, «Су кызы» дип сине уйласын! Аһ, Әминәм! Булмадың ник бер су кызы, Иркенлектә уйнап йөрүче? Ник булмадым мин бер урман углы, Синең дустың — яшь бер көтүче? Кыймас иде безгә мәкер күзләр Болай шөбһә белән карарга.
III
Һейне җан сөйгәне Матильданың Һаман шулай чәчен тараткан; Син белмисең, аһ, ул Матильданы Ничек өзлеп сөйгән, яраткан! Үлгән чакта һейне, Матильдасы Төпсез күзе белән һаман да Карап торган; үлгәч, яшрен генә Чыгып киткән шунда яланга. Бик күп еллар үткән, шул яланда Ялгыз гына гомер уздырган, Өзлеп сагынганда һенрихын, ул Толымнарын һаман туздырган...
IV
Син уйныйсың?! Ә мин шундый ардым; Өзлеп-өзлеп тыным алам да Карыйм сиңа: син бер хәят үзең Уйнап йөргән илдә, яланда... «Яшь шагыйрьне сөйгән Матильдадай, Мин дә чәчләремне таратам; Кил, син ардың, дустым! Мин бит сине Өзлеп-өзлеп сөям, яратам!» — Ник димисең шулай? Сорасам да: «Син бит абыем минем!» диярсең, Ике кулың белән йөзең каплап, Башың түбән табан иярсең. Толымнарың белән җилләр уйный, Уңга-сулга ташлый туздырып; Алар бәхетлеләр...
Таң алды... Син кер инде! Тиздән кояш чыгар, Кер, Әминәм, йокың калмасын!! Мин дә шунда, дустым, ялгыз калып, Мактый-мактый ак таң алласын, Соң мәртәбә алып сорнаемның Өзгәләнгән сихри кылларын, Таңның салкын, йомшак җилләренә Күзләреңне мактап җырларым. Алар акрын гына тәкрар итәр, Илдән илгә күчеп җырларлар. Таңда су алганда яшь киленнәр, Туктап, таң җилләрен тыңларлар. Син кер инде, тиздән кояш чыгар; Әнә томан басты болынны; Уйганырлар инде кош-кортлар да; Бир, акыллым, сеңлем, кулыңны!