Уйный-уйный таң алдында әкрен генә,
Җилләр килеп тәрәзәмне кагалар да:
«Син уйлыйсың, шашкан кеше?»
Диләр дә, алар
Тагын бик тиз югалалар далаларга.
Таянып мин ак ефәктән мендәремә,
Карап ятам бакчамдагы гөлләремә.
Алар шиңгән; селкенәләр арлы-бирле,
Түзалмыйча көзнең ачы җилләренә.
Уйный-уйный таң алдында әкрен генә,
Җилләр килеп тәрәзәмне кагалар да:
«Син уйлыйсың шашкан кеше?»
Диләр дә, алар
Тагын бик тиз югалалар далаларга.
Төн сакчысы — тулган ай да батты күптән,
Таң пәрдәсе күтәрелде күк читеннән.
Ялгызым ашгып-ашгып нидер уйлыйм,
Табалмыйм; нидер эзлим кара төннән,
Гүя күңлем кәгъбәсеннән мәгъбүдәмне
Йоклаганда пәриләрдән алдырганмын,
Гүя бәхтем кошын артта, томаннарда
Бер ялгызын онытып мин калдырганмын.
Тукта! Кем ул минем янда тузылып яткан!
Елан кебек толымнары сузылып яткан.
Нинди ят кыз оялмыйча күкрәгемә
Зәмһәрирдәй суык, салкын кулын аткан?
Кем ул?.. Аһ! Мин шашам...
Ул... Ул бер төн кызы;
Исме аның — Галия, ул бер җен кызы.
Ничек кергән дә ул минем ятагыма,
Ничек мин соң тиңсез башым оялмыйча
Игәнмен бер пәри кызы аягына?..
Җилләр килеп тәрәзәмне кагалар да:
«Ник хыянәт иттең, диләр, син аңарга?»
Ыжгырышып алар, берен берсе куып,
Тагын бик тиз югалалар далаларга.
Таң сызылгач, җилләр белән бер күләгә,
Төренеп ал гөлләргә ул килә дә,
Күргәзеп ак мәрмәрдәй кулы белән
Тыныч кына йоклап яткан Галиягә:
— Оныттың!— ди.
Үзе җиләс җилләр белән,
Җитез генә җилфердәтеп канатларын,
Очып китә:
— «Мин идем бит, мин идем, — дип, —
Кайчандыр, егет, синең яратканың.
Хәтерлимсең, бәхтең эзләп барган чакта
Мәхәббәт сахрасыннан үткән идең;
Сәхраның сакчысы мин — Фәйрүзәне,
Антлар биреп, уң битеннән үпкән идең,
Үпкән идең...
Хәтерлимсең, сөйгән идең?!
Кайтырмын, — дип, киткән идең,
А... Киткән идең... »
Китте дә тагы кире килмәде ул;
Тәрәзәмнән кулым суздым —
Бирмәде кул.
Фәйрүзәм!
Мин адаштым, табалмыйм юл...
Үткәннәр... Үткәннәргә күмелгән ул...
Ефәк үргән чәчләремне туздырам да,
Шашып төннәр буе йөрим мин урамда.
— Очраганнар! Әйтегезче, сөйләгезче,
Кайда ул җир — гел түгелгән серле сахра?.