|
|
Антым
Кычкырам: Килегез, әй, адашкан, Канга баткан мәзлум ил халкым! Түзә алмый канга, вәхшәткә Мәхәббәт байрагын алдым. — (Алып каннан сәгадәткә Чыгарырмын эшчеләр халкын!) Язып куегыз, кирамән Кятибиннәр, бер бөек антым: «Хакыйкать» мин басам; баскан Эземдә тетриләр таулар!.. Өзелә бер генә кул селтәвемнән Мәңгелек баулар... Еланнар! Сезгә юк тормыш, Куып юлдан, буып сезне, Ачам юллар сәгадәткә! Җуям җирдән фәхеш эзне... Күрәмсез бу байракны: бар мәзлумнең Яшен җыйган... Ул байрак күз яшь белән Каннын койган...
|