Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Ачлык патша
Уйганам дәһшәтле бушлык, Ташландык бер җирнең өстендә. Тирә-ягым караңгы төн. Авыр, җансыз... Кычкырам... Юк, юк беркем дә. Беркем дә... Исә җил, авыр, кайгылы; Куркыныч көйләрне көйли ул, Дәһшәтле серләрен — тарихын, Бу җирнең кайгысын сөйли ул. Тыңлыйлар йолдызлар, болытлар; Ач үлем, коточкыч күзләрен Юнәлтеп сөякләр өстенә, Тик тора; кан алган йөзләрен; Чәчләре таралган; агарган Сакалы җир белән тиң аның. Килмешәк баһадир, ялгыз ул — Патшасы ташландык дөньяның. Кулында — бар золым, җәбернең Шаһите, коточкыч-куркыныч, Кан белән бизәлгән, тутыккан, Мәһабәт, ялангач  зур кылыч. Хөр илнең бәһадир уллары Аягы астына егылган: «Нан!» диеп тилмереп, калтырап, Куллары асманга сузылган.
|