Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Һади Такташ

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Төркстан сахраларында

Таң атамы? Яктырамы?
Нишли дөнья, нишли ул?
Ник күренми екты көннәр?
Ник томанлы алгы юл?

Әл дә золмәтләргә йотылып,
Монда ил-ислам тора.
Һәр  ягы  золмәт учагы,
Куркыныч — төн кап-кара...

Кайда соң ул нурлы таңнар,
Ай, кояшлар балкыйлар?
Кайсы илләрне матурлый,
Бизиләр һәм аңкыйлар?!.

Кайда хөрлек, инкыйлаблар,
Кайда таңнар сыздыра?
Рухлы тормышлар ясарга
Дөньяны  пыр туздыра?!.

Кайда рухлы, ямьле дөнья,
Шат тәбәссемле хәят?..
Бармы? Йә юк... ул хәят?
Йә ул хәят безләргә ят?..

Юк төсле ак күңелгә...
Монда михнәт, монда төн,
Монда сахра, моңлы сахра...
Барчасы тоткын бүген!..

Әл дә — әле дә
Золмәт — караңгылык.
Инкыйлап — революция.
Тәбәссемле хәят — елмаюлы тормыш.