Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Булмый! Булмый!
(Өзек)
Ашлыгыңны җилгәрәмсең, җилгәр, җилгәр.
Тормышыңның Чүп-чарларын Җилгә җибәр. Бертуган күк Бергә эшлик, Бергә яшик, Машиналы Күмәк тормыш Төзеп җибәр. Аерым-аерым Матур тормыш Булмый, булмый! Булмый, булмый!
Аерым хуҗа Үзе бер хөкүмәт дисәм, Һәр авылга Мең хөкүмәт ясап китәм, Һәр хөкүмәтнең хикмәтен, Сәясәтен Тикшерегез, Сезнең кулга биреп китәм: Бере ярлы, Бере урта, Бере кулак, Бере күзле, Бере күзсез, Бере чулак, Ни дигән сүз! Бере матур, Бере ямьсез, Бере ябык, Бере симез, Бере иләмсез. Берәү көлә, Синең көлүеңнән көлә; Берәү кия, Сине үз өстенә кия; Берәү ашый, Синең ашавыңны ашый. Берәү яши, Синең яшәвеңне яши.
Берәүләрне симерткән дә милек-милек! Берәүне кан төкерткән дә милек-милек! Эчерткән дә, исерткән дә милек-милек! Европаны кикерткән дә милек-милек! Дошманнарның йөрәге бу милек-милек! Безгә агу бүләге бу милек-милек! Кирәге бу, теләге бу - милек-милек! Иске тормыш терәге бу - милек-милек!
Ашлыгыңны җилгәрәмсең, Җилгәр, Җилгәр. Милек-минлекләрне очыр, Җилгә Җибәр! Бертуган күк Бергә эшлик, Бергә яшик, Машиналы Күмәк тормыш Төзеп җибәр!
|