Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Сирин

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Сирин (Сирин Хәниф улы Батыршин) 1896 елның 14 декабрендә Татарстан АССРның хәзерге Баулы районы Кәрәкәшле авылында крестьян гаиләсендә туа. Бәйрәкә мәдрәсәсен тәмамлагач, төрле авылларда балалар укыта. Революциядән соң Бөгелмәдәге өч еллык педагогия курсларында укый, шунда әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый, шигырьләрен бастыра. 1921 елда Сирин Казанга килеп, эдәбият-сәнгать кешеләре белән аралаша. 1926 елда Бөгелмәдә чыга торган «Сабанчы» газетасында эшли, 1927 елда Казандагы Көнчыгыш педагогия институтына укырга керә, аны тәмамлагач Казанда балалар укыта.

Бөек Ватан сугышы елларында Сирин фронтта була, берничә тапкыр яралана. Сугыштан соң авылына кайтып колхозда эшли, шунда 1969 елның 23 ноябрендә вафат була.

Сириннең 20—30 нчы елларда иҗат иткән шигырьләре аеруча игътибарга лаек, алар татар совет поэзиясенең шул еллардагы торышын ачык чагылдыралар.