Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Торыгыз, мусалар!
Кайвакыт күп төрле Уйлардан йөдисең... Килә бер җир буйлап Кычкырып йөрисем: Басуда — арышлар, Бакчада әнисләр Өлгерде, торыгыз, Торыгыз, Алишлар...
Кайвакыт тынлыктан Качасың юри син... Килә бер җир буйлап Кычкырып йөрисем:
Дошманнар тынмаслар, Коялар яңадан Кургашлар, торыгыз, Торыгыз, Курмашлар...
Кайвакыт исним дә Чәчәкле җил исен, Килә бер җир буйлап Кычкырып йөрисем: Чәчәкләр үсәләр, Көн саен тормышта Сез кирәк, торыгыз, Торыгыз, Мусалар!
|