Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Сез һаман бергә икән
Син яшь кыз, минем егет чак, Уйнама-көлмә икән; Сөймә дә, имеш, көймә дә, Тауларга менмә икән!
Әйттеләр дуслар көнләпме: Сез һаман бергә икән, Сез һаман бергә икән, Бергә икән.
Туйлар да үтте... гомерне Узмас дип йөрмә икән; Агарды чәчләр, агармас — Утларга кер дә икән.
Әйтәләр: кара боларны! Сез һаман бергә икән, Сез һаман бергә икән, Бергә икән.
Кадер дә, хөрмәт тә сиңа Тик туган җирдә икән; Оныклар үскәнче яшә, Ятка сер бирмә икән.
Әйтсеннәр: күрче боларны! Сез һаман бергә икән, Сез һаман бергә икән, Бергә икән.
|