| 
                    
                        
                    
                 
 | ЮксынуКүз карашым нинди уйчанланды,Син беләсең микән юк, микән;
 Син киләсе юлдан күзем алмый
 Сине көтәм, иркәм, кич-иртән.
 Яратам мин, әйтмим генә аны,Син йөрәкне минем белмисең,
 Кошлар кайта безгә, син һаман юк,
 Син һаман юк, никтер килмисең.
 Сагынуымны төннәр утырып язганХатлар гына басар дисеңме?
 Юк, басалмый, сөйгән җырларыма
 Сыйдыралмыйм хәзер хисемне.
 Син укыган мәктәп буйларыннанМоңсу гына карап үтәм мин,
 Иптәшләрең белән шау-гөр килеп
 Күренерсең дип өмет итәм мин.
 Көзге яңгыр ява, таш урамдаБасып торам чатта шыкланып;
 Берәр җирдән менә кинәт кенә
 Син чыгарсың кебек шатланып.
 Бәйрәм көннәрендә күзем алмыймПоход колоннасы өстеннән;
 Күпме кеше агыла, ничек тә мин
 Таныр идем, булсаң, төсеңнән.
 Бакчабызда шомырт агачларыҖәй буена сине көттеләр;
 Син килмәдең, көзге җилләр инде
 Яфракларын җиргә сиптеләр.
 Бу вакытлы гына юксынуым,Дусларымның исе китмәсен;
 Тик ярата белгән кеше генә
 Сагына шулай үзенең иптәшен.
 |