Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Фазыл чишмәсе
Чылтырап аккан чишмәгә Суга дип килгән идем; Тиз генә әйләнеп өйгә Кайтырмын дигән идем.
Өздереп нигә карадың, Ник тоттың чиләгемнән? Суларым түгел, ялкыным Түгелде йөрәгемнән...
Кызарып янган шәфәкътән Күзләрем алалмадым; Тибрәнде телем, әйтергә Сүзләрем табалмадым.
Инешкә төшкән сукмакның Читләре үлән генә; Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен Тик күрше-күлән генә.
|