Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Сибгат Хәким

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Дәверләр капкасы

(Поэмадан өзекләр)

Бик аз гына шунда, бик аз гына,
КамАЗ белән бары намаз гына
Рифмалашмый калган заманда,
Мин дә йөрдем, йөрдем КамАЗда.

Июнь ае, июнь ахырлары,
Һич колачлый алмый акыл әле,
Хисләремнең ашыкканын беләм,
КамАЗ үзенең масштабы белән
Басты уйны, ник дим бөек КамАЗ?
Килә җавап уйны җыеп алгач:
«Кама монда, тарих үзе монда,
Утырды ул кереп шушы фонга... »

Сәлам биреп горур ил картына,
Кереп иске Чаллы зиратына,
Кереп рәттән шунда ЗАГСка,
Кереп рәттән яшьлек-сагышка,
Теләп бәхет шунда Чулпаннарга,
Гашыйк булып Чулпан-чор-таңнарга,
Туктап, карап мин һәр ун адымда,
Йөрдем иркен Җәлил урамында.

Йортлар, йортлар, бардыр канатлары,
Мин канатлы йортлар тарафдары,
Бер уйласам, хәтта жәлләрлек тә,
Китәрләр күк очып зәңгәрлеккә.

Кранлаша заман, кранлаша,
Урал аша түгел, урам аша
Сөйләшкәндә Казан белән Уфа,
Сүзләренә илһам куша-куша
Һәм рәхмәтләр әйтеп Ереванга,
Яңа йортлар буйлап йөрдем анда.

Атып читкә бөтен чүп-чарын,
Аерып КамАЗ Болгар туфрагын,
Бодай үскән кара туфрагын,
Кара туфрак - дала туфрагын
Өйде бергә... Чаллы чал булды,
Тарихының өстен салдырды.

Алмыйм дигән кебек артыгын,
Шушы дигән кебек алтының,
Бар шагыйрьләр җирдә купкан чакта,
Юл биргәндә бар да туктап чатта,

Тау ясады... Басты алыплар...
Җырым, мине шунда алып бар.

Терелде күк Чаллы туфрагы,
Гасырларның данлы туфрагы:
Чаллы, чалгы, печән өсте чагы,
Арышларның, камышларның шавы,
Керәшен моңы анда Гәрдәленең,
Эзе-юлы анда һәр дәвернең,
Шаулады күк Болгар базарлары,
Кайнады күк корыч казаннары,
Дулкыннарын ярга какты сулар,
Тимерчеләр, оста бакырчылар
Туганнарча якын караш белән
Сөйләштеләр гүя КамАЗ белән.

Анда кинәт пәйда булды бары,
Пугачевның ярда быргылары
Уйнады күк, яши ул чак даны,
Гражданнар сугышы учаклары
Янды ярда, җирнең күп зары,
Күп болганган Болгар туфрагы.

Югалды дип юкка уынма,
Ул туфракны шул ук урынга
Сипте КамАЗ шул ук урынга -
Киләчәккә, яңа буынга.

Бу җирләрнең төтен, тузаны
Хәтерләтте миңа Дуганы...
Бар нигезләр кубарылган чакта,
Каләм әле кулларымда чакта,
Килгән чакта котылгысыз картлык,
Аралашкан чакта кайгы-шатлык,
Берсен читкә кагып, берсен тыңлап,
Алган чакта күңел бер сулкылдап,
Горурланып тыштан, көнләп эчтән,
Җәлил буйлап, көньяк-көнбатыштан
Төштем җәйге таңда. Бу як төсен,
Чаллы кырларының бар яктысын
Җыйган Җәлил. Күреп, йөреп чыктым,
Урамына кадәр Тынычлыкның
Төштем таңда, йортлар салып анда
Шул Тынычлык бара заводларга.
Бу шәһәрдә кайда син булма —
Юлыгасың килеп символга.

Җәлил — урам, алдым сюжет итеп,
Урам бетәр, бетмәс сүзем җитеп.

Җәлил — күпер, зәңгәр челтәрле,
Челтәрләрен еллар сүтәрме?

Чоңгылына Кама суыра кебек,
Барам мин дә гүя шунда кереп.
Кама бөек, көчле ихтыярлы,
Уйларымның яры — ике яры.
Ике яры — ике кысасы,
Хисләремне шунда кысасы.

Каманы соң буламыни тар дип,
Кама түгел, суыра мине тарих.

Кама яры кебек таш ярлар
Юк сюжетта, сүтеп ташларлар.

Җәлил буйлап көньяк-көнбатыштан —
Әсәремә шул керешкән очтан —
Мин атладым, юк тыныч төш җирдә,
Тыныч түгел бүген мин дә, син дә,
Әллә җомга аңа, әллә шимбә,
Язмышыннан хафаланып Шилнә,
Йөрәгендә кайнап туган хисен,
Бөтен хисен шунда түгер өчен,
Корыч заводлары арасында
Тарихына таба ашыга ул да.
Җитсә көче тагы өч адымга,
Ташланыр күк Кама кочагына.

Төштем таңда, уйда алачыклар,
Уйда яшьлек, уйда алан, чыклар.
Тугайларда һаман минем чапкын,
Ялларына мин тотынып чаптым.

Болын буйлап, Ык тамагы буйлап,
Сызылып аткан Ык таңнары буйлап,
Белми йокы, белми көн-төннәрен,
Кудым монда мин ат көтүләрен.

Бертуктаусыз кудым, мин армадым,
Авылымда туган хыялларның
Ишеттем мин шунда чагымда
Якынайган тавышын Чаллыга.

Тыңлап кырда җилнең улауларын,
Тыңлап тавышын арба-олауларның,
Буйларыннан Кама, Иделнең
Елларны мин монда өердем.

Масштабы чорның, бөтен эше,
Бөтен рухы чорның, омтылышы
Алар рухы белән кушылганда,
Ашкындырган чакта эшем алга,
Очраштырды заман, Гәрдәле,
Тәрәзәдән алып пәрдәне,
Әйләнгәндә үзе фундаментка,

Җыенганда үзе шунда утта
Кайнатырга безнең көн өчен
Иң шәп корыч — КамАЗ корычын,
Таң яктысы уйнап ярларда,
Чагылганда «Пресс-рам»нарда,
Чор яктысын җыйган рамнарга
Сихерләнеп карап барганда,
Очраштырды, бәйрәм бүген минем,
Яшьлеккә кул бирде минем буын.

Без көн саен искә алганнарның
Һәм сугышта исән калганнарның
Балалары, үтәп наказларны,
Сала бүген гигант КамАЗларны.

КамАЗ — җавап. КамАЗ — киң адымнар,
Кайда яшьлек — янда «Гренада»лар.

Кайда яшьлек — анда романтика,
Бу урынны безнең заман тиккә
Сайламаган, Кама — жирәбә,
Биек урын, йөзгә җил бәрә...

Улы-кызы якут, калмык, финнең,
Бу КамАЗда бөтен ягы җирнең
Очраша күк, җиңел атларга;

Татарча сүз катып хантларга,
Төштем бергә, минем алдан барган
Гагаузлар белән молдаваннар
Күптән таныш, артта калды эзләр;
Молдавия, дала, гагаузлар...

Төштем Кама ярларына табан,
Сәлам сиңа, авар, табасаран,
Рәсүлләргә, Кайсыннарга сәлам,
Гасырларга калсын, әйдә, сәлам!
Төрле телләр-төркемнәргә сәлам,
Яңа буын Теркиннарга сәлам.

Очты кошлар... КамАЗ субайларын
Сукты яшьлек, чорны соң аңладым.
Җылы төшкә кошлар сыенган күк,
Канат җилпеп, сайрап сөенгән күк,
Үскән саен КамАЗ, кеше монда
Ни өчендер ныграк Есенинга
Җаны-тәне белән елышты күк,
Җылысы күп, беләм, җылысы күп.

Кем син, ташчы яки янар күзле
Ак шәһәрләр кызы — маляр кызмы?
Героемы безнең китапларның?
Түбәләрен ябып гигантларның,
Төшеп җиргә, кайнар тимер мичкә
Ике кулың куеп, бирелеп хискә,
Сәйләүчеме безгә зәвыкларын,
Кабызучымы мәктәп, зал утларын?

Элек тып-тын яткан чагын уйлап,
Шул бәрәңге бакчалары буйлап,
Бер почмакка кысып дала аен,
Башлап монда КамАЗ трамваен
Йөртүчеме? Тәмам төзелеп КамАЗ,
Бәхәс, шау-шу бераз тынып калгач,
Чыгып кырга, куеп җилгә яңак,
Онытылган күк Дугадан соң солдат,
Син торырсың басып, уйда еллар,
Кызларың бар инде, улларың бар,
Син торырсың басып, синең сүзләр:
Бу ак шәһәр, парк, сүзләр — «РИЗ»лар.
Йөрдем янып Тольяттилар буйлап...
КамАЗларда таң аттырам уйлап...

Мәктәбендә туктап «Вахитов»ның
Юандым мин. Үттең, вакыт, үттең...

Бу мәктәптә күңел боекмады,
Сагынырмын мин ул минутларны.
Сагынырмын озак, уттайларын —
Киләчәкнең эзләп Тукайларын,

Кердем залга, залда — өметләрем,
Эзләүләрдән тора гел үткәнем.

Зал, трибуна, шигырь, алкышлар,
Тукайлар юк, әлегә — Апушлар...

Шигырь укып мин шул Апушларга,
Йөрдем килеп монда, яз, кышларда.

Талантларны мәктәп, вакыт туплар,
Шаулар яшьлек, үсәр Вахитовлар.

Заман кулы баштан сыйпар, назлар —
Тукайны да бирсә бу КамАЗлар...

Йөрдем янып... Алда кызыл ярлар
Зәңгәр дөңья эченә сузылганнар.

Сузылганнар ерак тау-үрләрем,
Тау-үрләрем — минем тамырларым.

Мендем атлап тарих баскычыннан,
КамАЗ баскычыннан, баш очымнан

Тора үтеп җитез керәшәләр,
Кешеләргә шатлык өләшәләр.

Чаллы исеме гүя ярдан чыкты,
Дөньяга ул чыңлап-яңрап чыкты,
Хәтерләтте очкан керәшәне,
Шушы ярда аның киләчәге.

Кызыл ярлар... Калын катлаулары
Әйтерсең лә дәвер капкалары.

Алып бабай куйган күгәннәрен,
Кердем, йөрдем теркәп күргәннәрем.

Урманнары буйлап Илбактының —
Киләчәге буйлап ил бәхтенең
Гизде уем... Карап сокланырга
Мендем таңда Кама сыртларына,
Рәхмәт сезгә, көн дә мине көткән,
Яшәртүче яңа биеклекләр!