Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Сибгат Хәким

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Без Казаннан, Иделдән

— Сез кайдан? — дип сорыйсыз.
— Без Казаннан, Иделдән.
Идел — эчкән су булыр.

Иделдә иген иккән,
Яшәгән, көнен иткән
Татарстан шул булыр.

— Сез кайдан? - дип сорыйсыз.
— Без Казаннан. Казанны
Идел кичкән — шул белер.

Урамнары ак ташлы,
Җырлый Сәйдәш, Такташны —
Татарстан шул булыр.

Сез кайдан? — дип сорыйсыз.
— Без Иделдән. Җиреннән
Кара алтын ургылыр.

Туфрагына Лениннан
Мәңгелек бәхет иңгән —
Татарстан шул булыр.