|
|
«Яшьләр, яшьләр, кая ашыгасыз...»
— Яшьләр, яшьләр, кая ашыгасыз? — Ни кызык бар безнең якларда?! Сәфәр чыктык яңа җирләргә без, Офыкларны үтеп атларга. — Картлар, картлар, кая юл тоттыгыз? — Сагындырды илләр ифрат та! Читтә йөреп гомер әрәм үтте, Кайтып ятыйк туган туфракка...
|