|
|
Тамчылар тамар чаклар
Тамчылар тамар чаклар, Ташулар агар чаклар, Бергә булган вакытларны Сәгатьләп санар чаклар. Кама буйлары тал-тирәк, Тирәксез җирләр сирәк. Яшьлек яздай шаулар-китәр, Сөеп калырга кирәк.
Таллар уйлана инде, Бөре уяна инде, Язларында ялгыз йөрсәң, Йөрәкләр яна инде... Тамчылар тамар чаклар, Ташулар агар чаклар, Кадерен белгән кешегә Минутлап санар чаклар...
|