Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
«Өйгә кайткач»
Кибет янында өч кеше Бер яртыны салып тора. Милиционер килеп шунда Усал гына тамак кыра: — Һей, ярамый! Өйгә кайткач. Өйгә кайткач.
Бер сәрхуше, бугаз ертып, Үзенчә җыр сузган итә. Кай әмәлдер, каш җыерып, Милиционер килеп җитә: Һей, ярамый! Өйгә кайткач. Өйгә кайткач.
Артта калган бер аңсызы Кул күтәргән хатынына. Килеп чыга милиционер, Әйтеп куя каты гына: Һей, ярамый! Өйгә кайткач. Өйгә кайткач.
|