Мең аерылу бар йөрәктә,Мең кавышу бар йөрәктә. Дәшми йөргән мең кешенең Мең тавышы бар йөрәктә.Сыеныйм дигән күңелләргә Йөрәгемдә мең урын бар; Чикләмәгез йөрәгемне, Мең язмышка мең җырым бар!