Кире кайту

«Мәңгелектән тамчы булып...»

Шәүкәт ГалиевШәүкәт Галиев

✦

Мәңгелектән
Тамчы булып
Мин тамганмын.
Кемдер әле
Тумый калган...
Мин туганмын!

Нәрсә гаҗәп:
Кабат китсәм
Мәңгелеккә?—
Бу дөньяда
Булмаганмын
Мин элек тә...

Бүлешү:TelegramВКонтакте