Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Шәүкәт Галиев

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Күңел тартты тагын шул якларга

... Сугыш үзе якын булмаса да,
Давыллары килеп тигәннәр,
Имән кебек ирләр ауган чакта,
Ирләр кебек ауды имәннәр.

Җәрәхәтле коштай тыпырчынды,
Бәргәләнде җиргә усак та.
Уфылдашып ауган юкәләрнең
Канатлары янды учакта.

... Ышанырсың төсле, илдә ирләр,
Җирдә урман калмас, дисәләр;
Сырма чалбар кигән тол хатыннар
Фронт өчен урман кисәләр.

Килер көннәр гүзәллеген саклап,
Күпме матурлыкны ектык без...
Карга бата-бата, ир затлары! —
Уналтынчы яшькә чыктык без.

... Күңел тартты тагын шул якларга,
Танымаслык монда үзгәреш,
Күтәрелгән дәррәү яшь урманнар,
Үзгә хисләр хәзер, үзгә эш.

Яңа буын үсеп буйга җиткән,
Урамнарда бүтән үсмерләр,
Бер күрүдә танымаган кеше
Әтиләрен уйлап төсмерләр...

Дошман безне җиргә сеңдерәм дип,
Юкка гына, юкка каныккан;
Илем кебек урман күтәрелгән,
Имән кебек ирләр калыккан!