Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Көлегез, көлегез
Кояш бөтен кешегә дә Бертигез көлеп карый; Көлү бит ул гөнаһ түгел, Начальникка да ярый. Көлегез, Көлегез, Файдасы күп, белегез!
Сау-сәләмәт, таза була Шаярган, көлгән кеше; Көлеп эче авыртса да, Авыртмый бүтән төше!
Көлеп карасын иренә Кайчакларны хатын да, Ирләр дә уйлап карасын Бер елмаю хакында...
Елмаймыйбыз, дип кыстатса Әгәр йөзе чытыклар, Күңел кабыргаларына Бу җыр төртеп кытыклар!
Тырышыйк, зур өлеш кертик Без көлү өлкәсенә, Тик үзебез генә калмыйк, Әй, адәм көлкесенә!.. Көлегез, Көлегез, Файдасы күп, белегез!
|