|
|
Кол Галигә
Сигез гасыр элек җырларыңны Яраткан да халык, ятлаган, Шуннан бирле аны онытмаган, Күңелендә көйләп саклаган.
Каерылган күпме канатларның Каурыеннан каләм очладың? Көнләгәнсең әле: шул кошлардай Ник иректә бераз очмадым...
Кушаматың нигә «Кол» икән дә, Кемнәр сиңа богау кидерде? Мәхәббәтең — җырның канатлары Сине азат көнгә китерде.
Күңел белән күрәм мин барыбер Кулларыңны бәйсез кул итеп; Галине дә мөмкин кол итәргә, Чын шагыйрьне булмый кол итеп!
|