Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Дуслык балы
Дустым миңа алып килгән Күчтәнәчкә «Башкорт балы», Янәшәгә мин дә куям — Җыйган татар бал кортлары.
Гәрәбәдәй якты икән, Икесе дә татлы икән: Синең бал да кәттә икән, Минем бал да яхшы икән!
Кысташабыз алмаш-тилмәш, Макташабыз алмаш-тилмәш, Очрашабыз алмаш-тилмәш — Бик күңелле дустың килгәч!
Кыр-болыннар янәшәләр, Гөл-чәчәкләр янәшәдер, Бал кортлары әрле-бирле Шәт кунакка йөрешәләр?
Син дип, мин дип бүлешергә Гөл илендә чикләр юк бит, Касәләре көнгә ачык, Гел дә ачык — бикләр юк бит.
Синең балкорт, минем чәчәк Күптән инде кушылгандыр, Синең көйме, минем җырмы — Җан уртаклык шушындадыр?
«Сезнең бал шәп!», «Сезнеке!» — дип, Макташыйк без бергә килеп, Туганнарча йөрик шулай, Сезгә барып, безгә килеп.
Бозылмый да, картаймый да Безнең татар-башкорт балы — Гәрәбәдәй якты булсын, Мәңге булсын дуслык балы!
|