|
|
Әни кушканча
Озатканда кызын ана Үгет-киңәш бирә аңа: — Инсаф белән генә йөр, Тәүфыйк белән генә йөр!
Хатларга да язып сала, Кайткачтын да әйтеп кала: — Инсаф белән генә йөр, Тәүфыйк белән генә йөр!
... Ана сүзен тота кызы, Йөрми кичен һич ялгызы: Беркөнне ул — Инсаф белән, Иртәгесен — Тәүфыйк белән!
|