Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Белмәдем
Алсу канга катты шинелькәем, Нинди-нинди утка кермәдем! Ә мәхәббәт сугыш ялкыныннан Кайнар икән, шуны белмәдем...
Шуыша-шуыша пуля асларыннан, Нинди-нинди тауга менмәдем! Ә мәхәббәт таудан йөз мәртәбә Биек икән, шуны белмәдем...
Көйгә салып йөрәк моңнарымны, Нинди-нинди җырлар тезмәдем, — Гыйшык тоту аннан мең мәртәбә Кыен икән, шуны белмәдем.
Яраттым мин шуклык-шаянлыкны, Күпме уйнап, күпме көлмәдем, — Үзең сөеп, үзең сөелмәсәң, Читен икән, шуны белмәдем.
Яраттым мин хаклык, дөреслекне, Ялган белән сүзем төрмәдем, — Сөйгән ярың боздай суык булса, Авыр икән, шуны белмәдем.
Күпме янып, күпме кичермәдем, Хыялланып күпме йөрмәдем, — Тик аннан да матур, сөйкемлерәк Яр бар икән, шуны белмәдем...
|