Кире кайту

Ялкынлы теләк

Шамун Фидаи

✦

Күкрәсен күк, куркынып
Китсен яшеннән ялтырап!
Бар мөнафыйклар егылсын,
Җиргә төшсен калтырап!

Тетрәсен җир, йөзтүбән
Килсен сәнамнәр чылтырап!
Әйдә ташсын көчле силләр,
Ут кабынсын елтырап!

Бүлешү:TelegramВКонтакте