Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Без
Ак кан диңгезе...
Без шунда шаулап, Шаулап та даулап, Йөзәбез көлеп, Аптырый җир йөзе.
Йөрәктә ташкын, Күкрәктә ярсу... Кайгы-хәсрәт, ян..
Дулкыннар суга... Көймә айкала.
Күңел чайкала... Йөгреп һәм уйнап
Дулкыннар куа...
Тик кайгырмыйбыз...
Без - кызыл чәчәк, Шәфкатьле мәләк, Кызыл күбәләк, Ләгънәт ормыйбыз...
Дулкын, көчләп кил!
Әйдәгез, котыр-шаш! Гайрәтлән дә бас! Селкенмибез дә, - Дулкын, шуны бел.
Мөнафыйк - икейөзле. Сәнамнәр - мәҗүсиләрнең табына торган сыннары. Силләр - көчле ташулар магьнәсендә.
|