Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Юаныч
Күктә якты-якты йолдызлар күп, Иң яктысы син күк тиясең. Җирдә матур-матур чәчәкләр күп, — Килә сиңа өзеп бирәсем.
Эчтә тулып-тулып хисләр ята, Телим сиңа әйтеп бирергә. Хәзер әйтәм-әйтәм дигән чакта, Көрсенәм дә китәм кирегә.
Китәм әрнеп-әрнеп синең яннан, Син сизмисең йөрәк моңымны. Ләкин түзмим, түзмим. Мин яңадан Килеп җырлыйм сөю җырымны.
Күктә якты-якты йолдыз яна, Иң яктысы син күк тиясең. Сине уйлый-уйлый мин юанам: Бәлки, әле син дә сөярсең...
|