Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Шәйхи Маннур

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Шәйхи Маннур (Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров) 1905 елның 15 январенда элекке Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Татарстан ССРның Мамадыш районы) Тулбай авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Шундагы һәм күрше Шәмәк авылындагы мәдрәсәләрдә башлангыч белем ала, Бөек Октябрьдән соң Шәмәктә ачылган «икенче баскыч эш мәктәбе»ндә һәм Мамадыштагы педагогия курсларында укый. 1921 елгы ачлыкта аның әтисе бөтен гаиләсен алып, Кузбасстагы Анжерка-Сужденка шахталарына килә. Анда уналты яшьлек Шәйхинең хезмәт юлы башлана. Ул шахталарда кара эшче, укытучы булып эшли.

1923 елдан ул төрле уку йортларында белем ала, Тобол, Урал, Новосибирск якларында культура-агарту, матбугат эшләрендә эшли. 1927-1929 елларда армия хезмәтендә була, аннан кайткач, 1932 елга кадәр Донбасста эшче-прокатчы, укытучы-ликбезчы, Днепрогэста бетончы булып эшли. Бу елларда ул үзенең шигъри әсәрләрен иҗат итә, китаплар бастыра. Соңрак Мәскәүгә килеп, берникадәр вакыт газетада эшләгәч, Казанга кайта һәм 1933-1937 елларда педагогия институтында укый. Шуннан соң ул бер ел «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының җаваплы секретаре булып эшли дә, 1938 елдан Ватан сугышына кадәр әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1934 елда шагыйрь СССР Язучылар союзына алына.

Сугышның беренче көннәреннән үк Ш. Маннур үзе теләп фронтка китә, анда төрле фронт газеталарында хезмәт итә. Сугыштан соң Татар дәһләт опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире булып тора һәм 1948 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр профессиональ язучы була.

Шагыйрь 1980 елның 10 июнендә Казанда вафат булды.

Шәйхи Маннурның иҗаты татар совет әдәбиятында күренекле урын тота. Поэзиядән тыш ул проза өлкәсендә дә актив эшләде.