Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Ана җыры
Туган җирдән еракларда Калды синең әтиең. Калды: бәхетен яклаганда Син туып-үскән илнең. Үс, улым, син, Күз нурым син, Үс минем куанычка. Сакчысы бул аналарның, Таммасын яше аларның, Яшәсеннәр тынычта!
Теләмибез сугышы без! Тик тынычлык телибез. — Безнең якты тормышыбыз Мәңге балкысын! — дибез.
Үс, улым, син, Күз нурым син, Тынычлык сакчысы бул. Синең бөек бу илеңә, Синең яшьлек гомереңә Сузылмасын канлы кул!
Тагын кылыч янаучылар Ишетсен, белсен бары: — Бар дөнья каршы сугышка! Булдырмабыз без аны! Үс, улым, син, Күз нурым син, Терәк бул тынычлыкка. Безнең тавыш көчле булса, Безнең уллар сакта торса — Юл куелмас сугышка!
|