Кире кайту

Халкым өчен

Шәехзадә Бабич

Ап-ак алтын җырларымны җырламыйм данлык өчен,
Җырлыймын алтын илемчөн, үз туган халкым өчен.

Саф көмештик җырларымны җырламыйм алтын өчен,
Җырлаем тик саф көмештик саф йөрәк халкым өчен.

Чәчкә төсле җырларымны җырламыйм зәүкым өчен,
Җырлаем тик чәчкәдәй кызларга бай халкым өчен.

Дәртле кайнар җырларымны җырламыйм дәртем өчен,
Җырлаем тик мәңге шат, дәртле, көләч халкым өчен.

Егъламыйм мин көннәрем сыргак, суык, салкын өчен,
Егълыем тик ярлы, мескен, кызганыч халкым өчен.

Яшь чагым, алтын чагым, ялкын чагым булсын фида
Халкым алдында минем биргән таза антым өчен.

Бүлешү:TelegramВКонтакте