Кире кайту

Милиция һәм гражданин

Салих Баттал

Хулиганны якасыннан алып,
милициягә мин кердем барып.

— Ник, — диделәр, — моны алып килдең?
— Чөнки мин - җаваплы кеше, - дидем.

Хәтта җаваплы мин, әгәр постта
милиционер үзе тәртип бозса.

—Министрмы? — дип куйдылар сорап.
Җавап бирдем:
—Юк, мин җаваплырак.

План тутырмаса мартенчылар,
«Ник болай?» - дип миннән һәркем сорар.

Хәтта кукурузлар начар үссә,
җаваплылык ята минем өстә...

Тынып калды кинәт бүлмә эче,
баш ваталар: «Бу нинди зур кеше?»

— Мин — гражданин! — дидем.
Бирде дә честь,
җавап биреп әйтте дежурный:
— Есть!

Аңлашылды. Димәк, белеп сөя
гражданнарны безнең милиция.

— Рәхмәт, — диде минем кулны кысып, —
чын гражданин, йөрмисең син посып!

Урамдамы, яисә трамвайда,
өйдәме, йә эштәме — һәркайда,

егетме син, кызмы, картмы, яшьме,
башлыйк тәртип өчен зур көрәшне!

Һичбер вакыт карап үтми читкә,
әверелдерик шундый дефицитка —

тәртип бозучының берсен сорап
җиде милиционер торсын чират!