Яшәүчеләр генә булсын...
(«Чирмешән якларында» дигән шигъри романнан)
... Алар сөйләшә торсыннар, кайтыйк Сарага хәзер. Сизә Сара, икеләтә авыр аңарга хәзер.
Аның күкрәген таш итә имезмәгән сөтләре. Аның йөрәген фаш итә түгелмәгән хисләре.
Ул тора торган тыкрыкка нәкъ шуның өчен кереп, юри сөйләшеп уздылар аңарга ишеттереп:
— Фытыр илтер өчен элек ерак иде мулла, — дип, — инде эшләр җиңеләйде, Сара — ярты юлда, — дип.
Ята Сара, ничек кенә бушатыйм, диеп, эчем... Мулладан әлеге шәкерт килеп чыккач та кичен, —
кабызды сукыр лампасын, гомерендә беренче кат барлык сагышларын түгеп, иренә яздырды хат.
«Хатлар язам, хатлар язам, айлы кичәдә язам. Кайгым хәттан ташып, айны күмеп китсә дә язам.
Эшләр читен, төннәр кыска кызу урак өстендә, Шундый кыска төннәрдә дә сине күрәм төшемдә.
Нәрсә языйм гына соң — барсын оныттырасың. Күземне йомар хәлем юк — күз алдымда торасың.
Бәлки, ачуланырсың да бу моңлануларыма, сагынуларың җитмәсә минем сагынуларыма.
Кемнәр шаһит? Гөлләр шаһит яшел дуслар янымда. Яшем белән битем юам хатлар язган чагымда.
Яшь гомердә нинди ямь бар аерым яшәргә булгач; синнән килгән бүләкләрне сатып ашарга булгач.
Шундый читен минутларда серләшергә кешем юк. Күз алларымда торсаң да, сөйләтергә көчем юк.
Җитмәсә, бәйләнә тагын чалмалы бер бәласе. Чын мәхәббәтләр булмагач, ниемә дәрәҗәсе!
Гайбәт теле озын була, дөреслек телсез булгач. Сөйләсеннәр, исем китми йөрәгем керсез булгач.
Сүз ишетәм, сүз ишетәм, баш иеп тыңлыйм гына; сагынып елыйм гына да, моңаеп җырлыйм гына.
Бер генә нигезләре юк гаеп итәргә мине. Азмаганны аза диләр, азсам нишләрләр иде!
Бергә булсак, безгә алар берни димәсләр иде. Аерым яшәү рәхәт булса, безгә тимәс тә иде.
Бәйлим, сүтәм, бәйлим, сүтәм бәйләгән шәлләремне. Бәйдәге колдай яшимен, белмисең хәлләремне!
Ак күлмәгеңне җиләскә җилләтергә эләмен; эләм дә әйләнеп карыйм - үзең диеп беләмен...
Сагыну язмыштан микән, әллә үземнән микән? Аерылган минутларда ничек түзелгән икән!
Көнчыгыш як агара, караңгылык тарала. Хатымны тапшырмас микән — ай синең якка бара.
Ай янында якты йолдыз — минем йолдызым гына: — йолдызым-улым бар минем; түгел ялгызым гына.
Йолдызыбыз — улыбыз бар, котларга лаекмы бу? Әйт, җанашым, синең өчен кайгымы, шатлыкмы бу?
Нинди язмышлар көтәдер? — Белми йоклыйдыр улың. Капламасын болыт аны - син кояшымның нурын!
Кояш чыкканны күргәнчә күрәм аның батканын. Баткан кояш чыккан кебек кайтырсың бит, аппагым?!
Кайтмас булсаң, нихәл итим, эшлә үз белгәнеңне. Күп тормассың, ишетерсең саргаеп үлгәнемне... »
Ачы буранлы кышкы җил сызгырып исә иде. Төн иде. Әрәмә буйлап җәяүле үтә иде.
Колакчыннан. Чикмән кигән, бау белән билен буып. Арты белән әйләнгәләп, Йә битен читкә борып, кар көртләрен кисә-кисә атлый ул җилгә кырын. Хыялында — якын авыл, җәелгән җылы урын... Арттан җитеп, җилкәсенә бер ат пошкырды кинәт, шул ук вакыт иңбашына тәртә ышкылды кинәт.
Чанада икәү иделәр, һәм үзара киңәшеп: — Әйдә, утыр! — диде алар җәяүлегә эндәшеп.
Җәяүле ауды чанага аякларын күтәреп, чабу эченә яшерде берсен берсенә бәреп.
Сорашты ул. Чаналылар: «Күрше авыллар», — диде. Җәяүле әйтте: — Исәбем бер ат алырга иде; акча җыеп кайтам, — диде, һәм шунда олаучылар серле итеп, терсәкләшеп, үзара ымлаштылар.
Ат тотканы: «Шулаймы?» — дип, ашыкмый, пөхтә генә чорнап куйды дилбегәсен чана мөгезләренә.
Һәм сискәнде яңа юлдаш: янбызы сизде моның — салам астында балтадан бушанып калды урын.
Кулын терәгән иде дә шуып төшәргә диеп, — берсе кинәт албастыдай өстенә ятты килеп.
Үтерделәр... Кем өчендер ул иде якты кояш! Артык ул чыкмас әйләнеп, мәңгегә батты кояш.
Әрәмәдә бер аланчык, өч ягы таллык кына. Өч ягы тал, бер юлы бар чана сыярлык кына.
Безгә таныш бу урыннар: нәкъ менә шунда инде җәй көнендә тал төбендә бер бала туган иде.
Атасының гәүдәсен дә шунда кертеп салдылар, киемнәрен баштанаяк тентеп, кармаладылар.
Итек асларына кадәр куптарып карадылар, — атлык түгел, чебешлек тә акча табалмадылар.
Юкка гына тырыштылар ямауларын да сүтеп. Юкка гына үтерделәр зур табыш өмет итеп.
Берәүләр әйтер: «Үлемен теленнән тапкан, — диеп, — акчасы булмый торып, ул нигә мктанган!» — диеп.
Мактанган ул, олаучылар «күрше авыл» булганга һәм гомер буе зарлану, сукранудан туйганга.
Бай санаган, ашарына булса бүген бер сынык; калганын чүпкә санаган ярлы, баһадир сыйныф.
Һәм чыннан да бай иде ул: үз туган авылына кайта иде гарык булып мәхәббәт байлыгына.
Мин дә мәхәббәткә гарык... Сөямен, халкым, сине. Уйларың, моңнарың белән син урап алдың мине.
Сөю җырлары... Болар бит тик синең җырлар гына. Аларга минем каләмем сала тик юллар гына.
Шушы юллар алып кайта мине синең каршыңа. Өметләнәм, очрамам дип Гарифым язмышына.
Тик беләм мин: бу юлның да үзенең сукбае бар; кисәктән аның миңа да китереп сукканы бар.
Ауга чыкмый ул төннәрен качып-посып, сакланып. Кизәнә ул көпә-көндез трибунадан, мактанып.
«Чебешлек тә файда юк», — дип, иҗатыңның барсына төкерә дә, ташлап аны калдыра кар астына.
Чыкты гәүдәсе Гарифның — җир кочып яткан иде. Кайгылы таллары, гүя, почетлы сакта иде.
Табылгач та, күмелгәч тә онытылмады, җырлагыз, «Шахтер Гариф бәете» чыкты: «И яраннар, тыңлагыз!.. »
... Казыган ул шахтасын, кулына тотып лампасын, сигез сажин җир астыннан күрми дөнья яктысын.
Шунда забастовка купкан, су бит шахтада - билдән! Судан алып, утка салып Сараның хаты килгән.
— Кайтыр өчен акча кирәк, эшкә төшәм! — дип барса: — Төшмәгез! — дип Ворошилов тора икән шул чакта.
Бәет әйтми — ялгышканмы, Йә дөресме эшләгән, тик стачканы өзмәгән — Гариф эшкә төшмәгән.
Шуннан берничә ай үткәч, инде кыш җиткәч килеп, кайткан ул йорт-җир кебеген сатып китәргә диеп...
Әрәмә сусаган икән аның шахтер канына. Яшәүчеләр генә булсын, — үтерүче табыла.
|