Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Тыныч йокла
Тыныч кына синең күкрәгеңдә Леп-леп итеп типкән йөрәгең. Йокла инде мәңге йокы белән, — Җирдә рәхәт тормыш күрмәдең. Син сугыштың, газиз бөрадәрем, Айлар үтеп, еллар тулганчы. Ярлыларга рәхәт гомер теләп, Актык көрчекләрең чыкканчы.
Бардың каршы һаман капиталга, Җир йөзеннән себереп түгим, дип. Ирешалмадың, туган, максатыңа, Җаның бирдең изге юлда тик. Син югалдың һәм без югалырбыз, Безгә үлем түгел берни дә. Үкенечсез, туган, безнең үлем, Идеал калыр бары мәңгегә!
|