Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Таһир-Зөһрә
Өстемдәге күлмәгемнең Җиңнәре таушалмаган, Җиңнәре таушалмаган. Таһир батыр, Зөһрә матур, Таһир батыр, Зөһрә матур Булса да каушалмаган.
Таһир батырны кызганам — Аккан су өсләрендә, Аккан су өсләрендә; Зөһрә аны гомер буе, Зөһрә аны гомер буе Саклаган исләрендә.
Сөйгәне өчен егетне Агызганнар суларга, Агызганнар суларга. Ике матур каушалмаган, Ике матур каушалмаган, Без охшамыйк шуларга.
Бергә чакта бик күңелле — Белеп яшик кадерен, Белеп яшик кадерен. Ач тәрәзәң, ал гөлемне, Ач тәрәзәң, ал гөлемне, Бир кулыңны, кадерлем!
|