Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Син кайтмадың
Бакчаларда гөлләр чәчәк атты Тормышыбыз кебек ямьләнеп; Урман күлләренә аккош кайтты, Сандугачлар килде әйләнеп.
Сандугачлар килде, аккош кайтты, Син кайтмадың киткән җиреңнән; Аккош китәр урман күлләреннән, Син китмәссең минем күңелемнән.
Аккош китәр килгән якларына, Һаваларда канат кагынып... Бик ямансу булган чакларымда Кемгә карыйм, сине сагынып.
Дошман явын тар-мар иткән чакта, Йөрәгеңнән кайнар кан тамды; Үзең үлсәң, матур исемең калды, Туган илгә даның таралды.
|